Конспект по развитию речи "Путешествие в страну сказок" на татарском языке |
Развитие речи у детей | |||
Автор: Хаматзянова Гульнара Рафаиловна | |||
14.09.2015 07:09 | |||
Конспект по развитию речи "Путешествие в страну сказок" 82-нче “Көнбагышкай” катнаш балалар бакчасы МБМББУ 7 нче мәктәпкә әзерлек төркемендә Сөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Әкият иленә сәяхәт” Төзеде: Хаматзянова Г.Р. I кв. категорияле тәрбияче 2015 ел Яшь үзенчәлеге: мәктәпкә әзерлек төркеме. Үткәрү формасы: фронталь, уен элементлары белән белем бирү ситуациясе. Бурычлар:
белем бирү: сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә бәя бирә белергә, әкиятләрне, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү. үстерешле: үз фикерен ана телендә эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп бирә белү сәләтен үстерү. тәрбияви: балаларда матур әдәбият белән кызыксыну һәм ярату хисләре, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, җаваплылык хисе тәрбияләү Методлар: табышмаклар, слайд күрсәтү, сөенеч мизгеле, әкиятләрдән өзекләр. Алымнар: сорау – җавап, нәфис сүз, мактау. Күрсәтмә чаралар: мультимедия-проектор, магнитофон Балаларны оештыру: 1. Түгәрәктә 2. Ирекле 3. Урындыкларда 4. Келәмдә Шәхси эш: авырыксынган балалар белән кабатлату, пассив балаларны активлаштыру. Сүзлек өстендә эш: Сулдылар, туңдылар. Алдан үткәрелгән эшчәнлек: әкиятләр турында әңгәмә; күрсәтмә материаллар, маскалар әзерләү, ял минутын, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр искә төшерү; Белем бирү эшчәнлегенең барышы. I. Психологик әзерлек: Балалар, карагыз әле, күпме кунак килгән безгә?! Әйдәгез әле алар белән исәнләшик. (Исәнләшү). Балалар елмаеп караса, Дөнья ямьләнеп китә. Бүген миңа кайсыгыз Елмаю бүләк итә?! II. Төп өлеш. 1. -Балалар, безгә бүген бик күп шөгыльләнергә туры киләчәк. Шуңа күрә, әйдәгез әле телләребезне шомартып алыйк. - [к]авазына нинди тизәйткеч беләбез?
Канатларын кага-кага. -Ә [т]авазына нинди тизәйткеч беләбез? -Тукый, тукый, тукыган Тугыз талны чукыган. 2. Ишек шакыйлар. Хат ташучы тәрбиячегә конверт бирә. Ул хат әкият геройларыннан икән. Ә анда түбәндәгеләр язылган: Исәнмесез, балалар. Без сез яратып карый торган мультфильмнарның геройлары. Явыз тылсымчы безнең сандыгыбызны урлады. Ә ул безгә бик кирәк. Сандыкны явыз тылсымчы бирергә уйламый да, моның өчен биремнәр үтәргә кирәк икән. Сез безгә ярдәм итә алмассызмы? Биремнәрне электрон почта аша җибәрәбез. -Балалар, ярдәм итәбезме? (Әйе) Электрон конвертны ачам. Анда “Су анасы”әкиятеннән өзек язылган. Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин, Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин... -Балалар, бу кайсы әкияттән? (“Су анасы”) 1 нче бирем. -Мәкальләрне дәвам ит. -Кунак ашы – кара каршы. -Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. -Ипи-тоз –якты йөз. -Балык сусыз, кеше дуссыз тора алмый. -Җылы сүз – җан азыгы. -Сүз сөйләсәң – уйлап сөйлә. -Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма. -Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле. Хәзер икенче электрон конвертны ачыйк әле. Анда “Өч кыз” әкиятеннән өзек бирелгән: Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче... -Балалар, бу кайсы әкияттән? (“Өч кыз”) 2 нче бирем. “Язучыларны танып әйт” (Абдулла Алиш. Әкиятләре: “Сертотмас үрдәк”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Койрыклар”, “Куян кызы” һ.б. 1 бала “Сертотмас үрдәк” әкиятен сөйләп күрсәтә. Габдулла Тукай. Әсәрләре: “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “ Шүрәле”, “Су анасы”, “Туган тел”, “Гали белән кәҗә” һ.б. 2 бала “Бала белән күбәләк”, 1 бала “Туган тел”, 1 бала “Гали белән кәҗә” шигырьләрен сөйли. Муса Җәлил. Шигырьләре: “Шакир белән Гали”, “Сәгать”, “ Әтәч”, “Куян”, “Көз җитте”һ. б. 2 бала “Куян”ны, 1 бала “Көз җитте” шигырьләрен сөйли. Роберт Миңнуллин. Шигырьләре: “Әйлән-бәйлән”. Физминутка. “Әйлән-бәйлән”. Ә хәзер өченче конвертны ачып карыйк. Анда “Сертотмас үрдәк ” әкиятеннән өзек бирелгән: -Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтә күрмә – дигән. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, мәченең шуклыгын да сөйләп биргән. -Балалар, бу кайсы әкияттән? (“Сертотмас үрдәк”) 3 нче бирем. “Табышмак әйтәм җавабын тап”. Балалар бер-берсенә табышмаклар әйтәләр. Үзем башлап җибәрәм. -Теле юк, үзе аңлата. Нәрсә ул? (китап) -Көннәр буе йоклый, төннәрен яктырта. Бу нәрсә? (ай) -Лампа түгел яктырта, мич түгел җылыта. Бу нәрсә? (кояш)
Килсәм качалар. Бу нәрсә? (яңгыр)
Сулар йөгерде. Бу кайсы вакыт Я, әйтеп кара. (яз) -Агачлардан –агачларга бик оста сикерә. Чикләвек ярата. Бу нәрсә? (тиен) -Җәен соры, кышын ак Аңа шулай яхшырак. (куян) -Җәен урманга патша Кышын кардан да аста. (аю) Ә хәзер дүртенче конвертны ачып карыйк. Анда “Алтын бөртекләр ” әкиятеннән өзек бирелгән: Егетләр әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, суканнар... -Балалар, бу кайсы әкияттән? (“Алтын бөртекләр”) 4 нче бирем. “Без кечкенә артистлар”- “Бүләк кемгә? ” татар халык әкиятен сәхнәләштерү. 3. Йомгаклау. -Балалар, без биремнәрне үтәгән вакытта явыз тылсымчы сандыкны хуҗаларына кире биргән. Мультфильм геройлары бик сөенгәннәр. Сезгә рәхмәт әйтәләр. Аларның да сезгә күчтәнәчләре бар. Матур татар мультфильмнары булган дискны сезгә җибәргәннәр. Эшебез беткәч рәхәтләнеп карарбыз.
|