Конспект НОД для старшей группы (на татарском языке) |
Педагогика | |||
Автор: Хания Идрисова | |||
29.04.2014 17:57 | |||
Максат: 1.Сәнгатьнең төрле формалары аша әкият персонажларын, әдәби образларны хис тойгыларга баетып үстерү. 2. Төрле чаралар белән әдәби образларның үзенчәлекләрен ачу күнекмәләрен бирү а) әдәби сүзләр ярдәмендә, б) драматизация һәм музыка аша, в) рәсем ярдәмендә образ тудыру 3. Хайваннарга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү. Интеграль өлкәләр: сөйләм үстерү, музыка, рәсем. Материал: әкияттән өзекләр, уенчык-үрдәк, үрдәк рәсеме, ак кәгазь, буяу, пумала, “Ак куян” уены, җыр “Аю баласы Әпән”, шаян үрдәкләр биюе, магнитофон.
Эшчәнлек барышы Тәрбияче табышмак әйтә: Соскы борын бакылдык Күп сөйләшмә такылдык. Балалар җавабын әйтәләр: Үрдәк. Тәрбияче: Дөрес балалар. Без бүген сезнең белән күп сөйләшүче үрдәк турында сөйләшербез. Нинди тамашаларга юлыккан ул. Хәзер әкияттән өзекләр карыйбыз.Нинди әкият, кем язган ул әкиятне, нәрсә турында бу әкият – сез шул турыда уйлап утырыгыз! (өзекләрне балалар уйныйлар) Музыка астында бакылдап үрдәк килеп керә. Үрдәк: Бак-бак-бак! (Агачлар арасында бакылдап йөри. Аның каршысына Куян сикереп чыга). Куян: Әй бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда ни эшләп урманда буталып йөрисең? Үрдәк: Бак-бак-бак! Хуҗабыз барый абый урманга утын кисәргә киткән иде, өебез ялгыз калды. Бак-бак-бак! Куян: Хуҗаңны күрмәдем. Үрдәк бакылдап китә. Куян(пышылдап): Болай булгач хуҗаның алмагачларын кимереп кайтырга бик җайлы вакыт икән. (куян чыгып китә) Тәрбияче: Балалар! Үрдәк нәрсә белән очрашты ? Балалар: Куян белән. Тәрбияче: Куян турында уен беләбез, әйдәгез уйныйбыз “ Ак куян” уены. Уен беткәч үрдәк бакылдап килеп керә. Агач төбендә аю йоклап ята. Үрдәк: Аю, аюкай тор әле, тор. Минем хуҗам урманга киткән иде, син аны күрмәдеңме? Аю: Юк, үрдәк , юк, беркемне дә күрмәдем. Үрдәк бакылдап чыгып китә. Аю: Хуҗаның умартасын ватып , бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. Аю чыгып китә. Тәрбияче: Нәрсә белән очрашты, үрдәк? Балалар: Аю белән! Тәрбияче: Аю турында җырлап алыйк әле,балалар1 Җыр: “Аю баласы – Әпән” (А.Хатыпова муз, көе) Үрдәк бакылдап килеп керә. Каршысына төлке килеп чыга. Үрдәк: Бак-бак-бак! Төлке апакай минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде. Төлке: Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре күрдем мин аны. Янында кәкре койрыклы эте дә, кулында балтасы да бар иде. Әйдә, минем белән. Төлке үрдәкне алып чыгып китә. Балалар эшчәнлек башында әйтелгән сорауларга җавап бирәләр. Тәрбияче: Үрдәк әкияттә нинди? Балалар: Күп сөйләшә, сер тота белми, башкалар әйткәнне тыңламый, шуның өчен бәлага юлыга. Бакылдаган тавыш ишетелә. Кечкенә кәрзин күтәргән уенчык- үрдәк керә. Тәрбияче: Балалар шул әкияттән килгән бит!Үрдәк нишли белә? Балалар: Оча,йөзә,йөри. Үрдәк йорт кошы. Тәрбияче: Үрдәкнең кәрзинендә ниләр бар икән? Тәрбияче: Буяулар, алдан киселгән үрдәк формасы, карандаш, пумала. Нәрсә өчен кирәк икән, болар? Балалар: Үрдәкнең рәсемен матур итеп буяр өчен! Тәрбияче: Үрдәкнең рзсемен карап китәбез. (тәрбияче алдан әзерләнгән үрдәк рәсемен күрсәтә). Үрдәкнең нәрсәләре бар? Балалар: Гәүдәсе, койрыгы, канатлары, башы., күзләре,борыны. тәпиләре. Тәрбияче: Гәүдәсе нинди? - Овал Тәрбияче: Башы да кечкенә овал, борыны озынча, тәпиләре йолдызга охшаган. Хәзер пумалалар белән эшкә керешәбез.(тәрбияче үрдәк белән балаларны күзәтеп йөри). Тәрбияче: Рәсемнәрегез кипкәнче шаян үрдәкләр биюен биеп алабыз.Үрдәккә дә бик күңелле булыр. Шаян үрдәкләр биюен башкаралар. Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Хәзер буяган рәсемнәребездән әти- әниләргә күрсәтергә күргәзмә ясыйбыз. Музыка астында һәр бала үзенең рәсемен чыгарып куя. Үрдәк: Рәхмәт, балалар! Эшчәнлек шуның белән тәмамлана.
|