Конспект интегрированной ООД «Һөнәрләр» («Профессии» для старшей группы) |
Познание | |||
Автор: Гильманова Гульнара Равефовна | |||
19.04.2021 15:27 | |||
Конспект интегрированной ООД «Һөнәрләр» («Профессии» для старшей группы) Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы «Гомуми үсеш төрдәге «Тылсымлы әкият» мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе Тема: «Һөнәрләр иленә сәяхәт” (Зурлар төркеме өчен танып белү эшчәнлеге) Гыйльманова Гөлнара Рәвефовна, I квалификацион категорияле тәрбияче «Һөнәрләр иленә сәяхәт» (Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә уен) Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрле һөнәр ияләренең хезмәте турындагы күзаллауларын гомумиләштерү. Тәрбия бурычы: төрле һөнәр ияләре хезмәтенә карата игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның сөйләм активлыгын, хәтер, игътибар, фикерләүләрен үстерү; хезмәттәшлек, үзара ярдәмләшү, инициативалы булу күнекмәләрен формалаштыру. Белем бирү бурычы: балаларда төрле һөнәр ияләре турында күзаллауларын формалаштыру; җәмгыять һәм балалар өчен һөнәри эшчәнлекнең әһәмиятен күрсәтү; төрле һөнәр ияләре турында план буенча тасвирлау хикәяләрен төзи белү; сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү һәм сорауларга төгәл җавап бирә белү. Җиһазлар һәм материаллар: интерактив такта, компьютер, төрле һөнәр ияләренең рәсемнәре, ел фасыллары сурәтләре, киселгән кием һәм киселгән курчаклар, эш кораллары сурәтләре, сандык, яшелчәләр, җиләк – җимешләр, карта. Сүзлек өстендә эш: хастаханә, табиб. Алдан башкарылган эш: "Һөнәрләр" альбомын карау, төрле һөнәр ияләренең хезмәт нәтиҗәләре турында иллюстрацияләр карау, һөнәрләр турында шигырьләр, табышмаклар һәм матур әдәбият уку, әңгәмәләр үткәрү, дидактик уен уйнау: «Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?». Квест-уенның барышы: Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Балалар: Исәнмесез! Тәрбияче: Кәефләрегез ничек? Балалар: Бик яхшы! (“во” дип күрсәтеп тә була). Тәрбияче: Балалар, сезнең кәефләр бик яхшы, мин моңа бик шат. Тәрбияче: Балалар, минем электрон почтага аудио хат килде. Әйдәгез тыңлап карыйк. (Тәрбияче балаларның игътибарын интерактив тактага юнәлтә. Интерактив тактада һөнәрләр иленнән Тылсымчы тавышы яңгырый). - Исәнмесез, балалар! Мин һөнәрләр иленнән Тылсымчы булам. Минем илдә төрле һөнәр ияләре яши. Алар үзләренең эшләрен яратып башкаралар, әмма явыз Ялкау илебезне сихерләргә уйлый. Аның сихерен туктату өчен, тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк, ләкин мин аларны оныттым. Балалар, ярдәм итегез миңа, зинһар! Сезгә, тылсымлы сүзләр табу өчен, һөнәрләр иленә сәяхәткә барырга кирәк. Юлда барганда төрле һөнәр ияләре белән очрашырсыз, алар сезгә тылсымлы сүзләр табарга ярдәм итәр. Сезгә ярдәмгә мин юл картасы җибәрәм. Уңышлар телим! Очрашуга кадәр! Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без һөнәрләр илендәге Тылсымчыга булыша алырбызмы икән? (Җаваплар тыңлана). Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, юлга кузгалыйк. Картага карыйк әле, безгә кайсы якка хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз? Күзләребезне йомдык, Уңнан сулга борылдык, Беренче тукталышка Менә барып та җиттек. (Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә). Безнең картада беренче тукталышта шприц ясалган, бу нәрсә булыр икән? (Балалар җаваплары) Тәрбияче: Дөрес, балалар, беренче тукталыш «Хастаханә». Тәрбияче: Авыру янында утыра, Дәвасын да әйтә ул, Кирәк булса тамчы бирә, Сүз белән дә дәвалый. Кем ул? (Табиб) - Балалар, хастаханәгә эләккәнсез икән, димәк, минем сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Сез әзерме? (Әйе) Сораулар:
(Күз органнары-күзләр).
(Ишетү органнары – колаклар).
(Йөткерү, төчкерү, тамак авырту, югары температура, хәлсезлек).
(Гигиена сакларга (чисталык, бүмәне җилләтергә, кулларны юарга).
(Иртән һәм кич йоклар алдыннан чистартырга. Ашаганнан соң авызны су белән чайкарга).
(Йоклар алдыннан тешләрне чистартырга, душ керергә, йокы киемен киергә һәм йокларга). Тәрбияче: Булдырдыгыз! Беренче биремне үтәдегез, шуның өчен сезгә “Тылсымлы сүзнең” беренчесен бирәм: «Агач». Тәрбияче: Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам итик. Безгә кайда хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә). Безнең картада икенче тукталышта җепләр ясалган, бу нәрсә булыр икән? (Балалар җаваплары). Дөрес, димәк, икенче тукталыш “Тегү комбинаты” Тәрбияче: Тегәм, кисәм, улчәм алам, Матур кием тудырам. Минем эшемдә ярдәмче Гап- гади энә һәм җеп. - Балалар, ә кемне тегүче дип атыйлар? (Тегүче кешеләргә киемнәр тегә). Тегүче ярдәме белән барлык кешеләр дә матур, уңайлы, модалы киемнәр кия. Балалар, безгә һөнәрләр иленә бару өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк. Курчакларга кышкы, язгы, җәйге һәм көзге кием-салым теккәннәр. Тик алар киемнәрен бутаганнар, безгә беренче малайны кышкы киеменә киендерергә, кызга язгы кием сайларга, аның сеңлесенә җәйге кием, ә икенче малайны — көзгә киендерергә ярдәм итәргә кирәк. (Балалар дүрт командага бүленәләр. Өстәлләрдә ориентирлар (ел фасыллары сурәтләре), киселгән кием һәм киселгән курчаклар урнаштырылган. Балалар беренче малайга — кышкы, кызга — язгы, икенче кызга — җәйге һәм икенче малайга- көзге киемнәр сайлыйлар). Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, сез бу биремне дә үтәдегез! Барлык курчакларны да ел фасылы буенча киендердегез. Тәрбияче: Балалар, сезгә “Тылсымлы сүзнең” икенчесен бирәм: «Җимеше». Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, икенче сүз дә табылды. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам итик. Тәрбияче: Безгә кайда хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә). Безнең картада өченче тукталышта савыт – саба рәсеме ясалган, бу нәрсә булыр икән? (балалар җаваплары). Дөрес, димәк, өченче тукталыш “Ашханә” Тәрбияче: Ул тәмле ашлар пешерә, Балык, котлет кыздыра, Коймак чыҗлый табада, Табында бар бары да. Ул кем була балалар? (Пешекче) Тәрбияче: Пешекче кайда эшли? Балалар: Балалар бакчасында, мәктәптә, ашханәдә, кафеда. Тәрбияче: Пешекче нинди булырга тиеш? Балалар: Тәмле ризыклар пешерә белергә, үз һөнәрең яратырга тиеш. Тәрбияче: Без дә бүген сезнең белән пешекчеләр булырбыз, тәмле төшке аш әзерләрбез. Балалар, нәрсә пешерәбез? (Балалар җаваплары: борщ пешерәбез, компот кайнатабыз). Борщны нәрсәләрдән пешерәләр? Балалар: Яшелчәләрдән. Тәрбияче: Ә компот өчен нәрсәләр кирәк булачак? Балалар: Җиләк-җимеш (алма, груша, абрикос, виноград һ.б.) (Балалар ике командага бүленәләр, беренче команда борщ пешерергә яшелчәләр, ә икенче команда компот кайнатырга җиләк – җимеш җыя). Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, өченче биремне дә уңышлы үтәдегез. Өченче “Тылсымлы сүз” — «Кеше». - Балалар, әйдәгез картага карыйк, юлыбызны дәвам итик. Безнең картада дүртенче тукталышта серле сандык ясалган, бу нәрсә булыр икән? (Балалар җаваплары). -Бу тукталышта безне «Серле сандык» көтеп тора. Ул безгә ниндидер бирем әзерләгән. Серле сандык кулымда Ниләр бар икән анда? Уен “Эш өчен кемгә нәрсә кирәк? ” (Сандыкта — эш кораллары сурәтләре. Сез аларны нинди һөнәргә кирәклеген билгеләргә тиеш. Балалар биремне үтиләр) Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, әфәрин. Дүртенче биремне дә уңышлы үтәдегез. Дүртенче һәм бишенче “Тылсымлы сүзләр”- «Хезмәте белән». Тәрбияче: Балалар, әйдәгез картага карыйк, юлыбызны дәвам итик. Безнең картада бишенче тукталышта китап, дәфтәр рәсеме ясалган, бу нәрсәне аңлата икән? (Балалар җаваплары). Дөрес, димәк, бишенче тукталыш “Мәктәп” Тәрбияче: Укырга да өйрәтә, Язарга да өйрәтә. Аны белә һәр кеше, Ул була………… (Укытучы). Тәрбияче: Балалар, укытучы нинди булырга тиеш? (Балалар җаваплары) Ә хәзер безгә алтынчы биремне үтәргә кирәк? Сез әзерме? (Әйе) Уен: “Бер һәм күп” (Балаларның “бер ” һәм “күп” төшенчәләрен аера һәм күплек санын әйтә белергә өйрәтү). Очучы-очучылар; Табиб-табиблар; Тимерче-тимерчеләр; Төзүче-төзүчеләр; Тегүче — тегүчеләр; Сатучы-сатучылар; Янгын сүндерүче – янгын сүндерүчеләр; Көтүче – көтүчеләр; Комбайнчы-комбайнчылар. Уен: “Яраткан һөнәрең турында сөйлә” (Балалар карточка алалар һәм бу һөнәр иясенең нәрсә белән шөгыльләнгәнен сөйлиләр). Табиб (нәрсә эшли?) – тыңлый, рецепт яза, тамакны карый, температураны үлчи, дарулар билгели. Сатучы- сата, үлчи, күрсәтә. Пешекче-кисә, чистарта, пешерә, кыздыра. Чәчтараш- чәч кисә, буйый. Шофер- машина йөртә, пассажирлар яки йөк ташый. Төзүчеләр- безгә йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзи. Тегүче – күлмәк, чалбар кисә, тегә. Укытучы- балаларны укырга, язарга, күп белергә өйрәтә. Янгын сүндерүче- янгынны сүндерә, кешеләрне коткара. Тәрбияче- балалар тәрбияли, шөгыльләнә, балалар белән уйный. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Алтынчы “Тылсымлы сүз”- «Матур». Тәрбияче: Балалар, безнең картада тукталышлар бетте, барлык сүзләрне дә без җыйдык. Менә нинди “Тылсымлы сүзләр” җыйдык: “Агач – җимеше, кеше хезмәте белән матур” (Балалар мәкальне әйтәләр) Тәрбияче: Балалар, әгәр дә без бергә бу тылсымлы сүзләрне әйтсәк, явыз Ялкау юкка чыгачак. (Балалар мәкальне кабатлыйлар: “Агач – җимеше, кеше хезмәте белән матур”) Тәрбияче: Балалар, без “Һөнәрләр” илен явыз Ялкаудан коткардык, алар элеккеге кебек үк бер-берсенә файда һәм шатлык китерерләр. (Тәрбияче балаларга бүләкләр өләшә)
|