Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Сценарий праздника "Нәүрүз мөбәрәк булсын!" - Здравствуй, Навруз!"
Занятия с детьми
Автор: Сания Вакифовна Зиннатуллина   
19.03.2014 04:33

Сценарий праздника Нәүрүз мөбәрәк булсын! - Здравствуй, Навруз!Тубинфицияе балалар булган төрле катнаш төрдәге 61 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә мәгариф муниципаль учречждениесе

НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН! ЗДРАВСТВУЙ, НАВРУЗ!

Төзеде: татар һәм рус теле тәрбиячесе Зиннатуллина Сания Вакиф кызы  Түбән Кама шәһәре 2014ел.

Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру.
Бурычлар:
-    “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,
-    фольклор запасларын арттыру,
-    ихтиярларын барлыкка китерү,
-    сәләтләрен ачу,үстерү
-    туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
-   
Залның бизәлеше: Стенаның урта өлешендә Нәүрүз рәсеме. Як – якларында агач рәсемнәре. Умырзая  чәчәкләре рәсемнәре. Залның уң як өлешендә урман сурәт -ләнгән. Урманның бер өлешендә өй атрибуты урнаштырылган .Л.Батыр-Болгар

Скачать полный конспект

музыкасы “Кайт карлыгач”-көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк булып басалар.
Алып баручы: - Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле хезмәттәшләр! Без бүген
Язны - Нәүрүзбикәне каршыларга җыелдык.
1 - бала:
Яз килә,яз килә.
Кояш нурларын сибә.
Тып –тып итеп тамчы тама
Инде кар эреп бетә.
2 - бала:
Тамчылар бии тып  та тып,
Тамчылар сикерәләр
Аларны булмый туктатып,
Алар яз китерәләр.
3 - бала:
Кил син, язым,тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәбез!
4 - бала:
Ашыгабыз сине тизрәк күрергә
Яшь үләннән ялан тәпи йөрергә.
Кил син тизрәк,бөтен дөнья уянсын
Сайрар кошлар, күбәләкләр куансын!
5 - бала:
Бөре чуклары белән,
Сыерчыклары белән,
Яз килә, яз килә.
Яз ишекләрдән керә,
Яз тәрәзәдән көлә.
Кар суында йөгерә.
6 - бала:
Яз ләйсән булып ява,
Яз күкри – тетри һава,
Яз кошлар белән кайта,
Язны һәркем ярата.

7- бала:
Яз килде, яз килде.
Үрдәк белән каз килде.
Былбылдан аваз килде -
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Балалар “Тамчы тама”(Татар халык көе һәм сүзләре)җырын җырлыйлар.
Тамчы тама, тамчы тама,
Тамчы тама түгелме?
Тамчы тамгач матур язлар
Килеп җитә түгелме?...
(балалар урындыкларга утыралар, игътибарларын үзәк стена- дагы Нәүрүз рәсемнә юнәлтеп)
- Балалар, менә бу гүзәл кыз рәсеменә күз салыгыз әле! Бу яз кызы –Нәүрүзбикә. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең әби – бабайларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый –хөрмәт җыеп йөргәннәр, шаян такмаклар әйткәннәр.
8 - бала:
Торыгыз, тор, хуҗалар!
Нәүрүз җитте беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?
9-бала:
Әй, Ишбабай, Ишбабай,
Мич башыннан төш бабай
Биш тиен акча бир бабай.
Нәүрүз мөбәрәк бад!
10 - бала:
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
11- бала:
Табакка кабак кирәк,
Май күкәй калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма
Озак яшә сызланма!
12 – бала:
Дуслар, эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын.
Күңелегез хуш булсын.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
(Залга бер кыз йөгереп керә,алып баручы янына килеп исәнләшә).
Алып баручы: - Исәнмесез! Син кем буласың?
Айгөл: - Минем исемем Айгөл.
Алып баручы: - Айгөл, син безнең бәйрәмгә килдеңме?
Айгөл: - Әйе, әйе. Нәүрүз килдеме әле?
Алып баручы: - Юк әле. Нәүрүз килмәде.
Айгөл: - И – и – и тизрәк килсен иде инде.
Алып баручы: - Айгөл, без хәзер балалар белән күңел ача торабыз, ә син бар, Нәү-
рүзне каршы ала тор.
Айгөл: - Аны кайдан эзләргә? Бәлки ул урманда яши торгандыр.Ярый алайса.мин
урманга киттем.(урманга килеп чыга) Ай-яй-яй нинди матур урман! Умырзая чәчәкләре шыткан.
Урманчы: (килеп чыга) - Кем ул урманда тавышланып йөри?
Айгөл: - Бу мин, Айгөл.
Урманчы: - Син нишләп йөрисең монда кызыкай?
Айгөл: - Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме.Ә миңа Нәүрүзне каршыларга куштылар. Аны эзли –эзли адаштым.(елый)
Урманчы: - Я, я елама. Мин сиңа серле чәчәк бирәм, ул  юлны күрсәтер.Мә, ал, тик
югалтма, кара аны. Сак бул! Ярый, мин киттем. Сау бул!(кыз чәчәкләрне ала).
Айгөл:  - Рәхмәт урманчы! Сау бул! Ай -яй, нинди матур чәчәкләр!(ике бүре килеп чыга)
Бүре1: - У –у – у кара әле йолкыш, нинди тәмле табыш. Хәзер без аны кабып йотабыз. (Кызга таба бара башлый, икенче бүре туктата)
Бүре2 : - Тукта әле, ашыкма, өлегерербез. Бәлки ул аучы беләндер. Сак булырга кирәк.
Бүре 1: (Як-ягына карана) - Кая аучы? Тю-тю, юк. Әйдә инде тизрәк сыйланыйк. Ашыйсы килә бит. (корсагын сыпыра һәм кызга таба бара башлый)
Бүре 2: (Бүрене туктатып) - Тукта инде, ашыкма әле. Бәлки аның –үзенең мылтыгы бардыр.
Бүре1: - Син нәрсә инде, ачуны китерә башладың.(шатланып) Нинди табыш бит, ә!
(Бүреләр аяк очына басып кызга таба бара башлыйлар
Айгөл: (Бүреләрне күреп куркып артка таба бара башлый) - И- и – исәнмесез, хөрмәтле дуслар!
Бүре1: - Кара әле кара, нинди культуралы.
Бүре2: -  Син кем? Нишләп йөрисең монда?
Айгуль: - Минем исемем Айгөл. (кулындагы чәчәкләрне күрсәтеп) Карагыз әле, нинди серле чәчәкләр.
Волк1: - Син нәрсә-ә? Чәчәк ашарга без бит кәҗә түгел.Үзеңә булсын. Безнең тамак ачты, (корсакларын сыйпыйлар)  ашыйсы килә.
Айгөл: - Ә сез ул чәчәкләрне иснәп карагыз, шундук тук буласыз.
Бүре 2: - Чәчәк иснәп тамак туйганны күргән юк иде әле.Бу бик кызыклы.(чәчәкне кыздан тартып ала)Кая бир эле. (исни) У-у-у нинди хуш ис: сарык, бозау исләре килә.
Бүре1: - Кая, кая мин дә иснәп карыйм әле.(исни) У – у –у нинди гаҗәеп хуш ис!
Бу ни хәл, чыннан да ашыйсы килми башлады. Нигәдер бу кызга яхшылык кына эшлисе килә.
Бүре2: - Син, кызыкай, бер үзең урманда, курыкмыйча нишләп йөрисең?
Айгуль: - Бүген балалар бакчасында бәйрәм. Ә Миңа Нәүрүзне каршыларга куштылар,тик мин адаштым.  (елый)
Бүре1: - Әле җитмәсә үзең елак та икән. Елама әле ачу килә, яратмыйм елакларны.
Бүре2: - (Елый) И- и- и нинди кызганыч, без аны тотып ашарга әзер идек.
Бүре1: - Син нишлисең йолкыш? Чәчәк иснәп тилердеңме әллә?
Бүре2: - Ул яхшылык эшләп йөри икән бит. (елаудан туктап) Ә без аңа ярдәм итәргә тиеш.
Бүре 1: - Менә нәрсә Айгөл, безнең хәзер тамак тук.Сиңа ярдәм кирәк булса без әзер.
Айгөл: - Нәүрүз кайда яши икән белмисезме?
Бүреләр : - Әлбәттә беләбез. Нәүрүз (урманның икенче ягына күрсәтеп) ә-ә-нә тегендә яши.
Айгөль: - (шатланып) Рәхмәт сезгә дуслар(йөгереп китеп бара).
Бүре2: - Тукта кызыкай, кая ашыгасың? (чәчәген бирә) Мә ал чәчәгеңне, кирәк булыр. Сау бул! Без үз юлыбыз белән киттек.
Айгөл: - Сау булыгыз! (Нәүрүз яшәгән өй яныны килеп ишек шакый)
Нәүрүз: - Кем бар анда?
Айгөл: - Бу мин, Айгөл. Исәнмесез, Нәүрүз!
Нәүрүз: - (өйдән чыгып) Исәнме, Айгөл.Син нишләп йөрисең монда?
Айгөл: - Балалар бакчасында яз бәйрәме башланды без сине көтәбез.
Нәүрүз: - Ай, Айгөл, онытып торам бит. Рәхмәт исемә төшердең. Әйдә киттек.
(мультимедиа аша ерганаклар аккан тавыш ишетелә) Айгөл белән Нәүрүз балалар янына киләләр.

Нәүрүз: - Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
(Бер бала Нәүрүз турында шигырь сөйли)
Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Безнең дәртле җырыбыз.
Алып баручы: - Балалар, әйдәгез, Нәүрүз белән бергәләшеп җырлап алабыз.
(балалар Нәүрүз янына җыелалар)
”Нәүрүз һәм балалар” җыры
Нәүрүз: - Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз язны да.
Балалар: - Нәүрүз, Нәүрз ур рәхмәт
Телисең изге теләк.
Карга: (телеграмма алып керә) - Игътибар, игътибар! Хәбәр бар, хәбәр бар.
(алып баручыга бирә)
Алып баручы: - Телеграмма? Кемнән булыр икән? (укый) “Кадерле балалар, мин юлда тиздән килеп җитәрмен. Кыш бабагыз”. Кызык, Кыш бабай киләм дигән. (мультимедиа буран, җил искән тавышлар ишетелә, Кыш бабай керә).
Кыш бабай: - Исәнмесез, нәни дусларым! Бу нинди җыен монда? (Нәүрүз янына барып) Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең, ха-ха-ха.
Бер өрермен –җил исәр
Шыткан чәчәкне кисәр,
Ике өрсәм кар ятар,
Елга – күлгә боз катар.
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүз: - Шып итсәм – җил тынар.
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит, кыш!
Кыш бабай: - Минем җитез тайларым бар.
Гыйнвар, февраль айларым бар.
Нәүрүз: - Минем дә бит тайларым бар
Җылы апрель, майларым бар!
Алып баручы: - Кыш бабай, юкка сатулашасың, балалар да беләләр бит яз килергә вакыт җиткәнен.
Кыш бабай: - Я әйтегез балалар, мин сезгә нәрсәләр алып килдем әле?
Балалар: - Кар, кышкы уеннар.
Нәүрүз: - Ә мин сезгә: җылы көннәр, кошлар, яшел үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр
алып киләм. Сез алаларны сагынансыздыр инде.
Балалар: - Бик саындык
Кыш бабай: - Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзгә калдыру юк.
Нәүрүз: - Бөтен шартларыңа да күнәрмен.
Кыш бабай: - Менә балалардан сорыйк әле алар яз турында мәкальләр беләләрме икән
Нәүрүз: - Балалар,  сез яз турында мәкальләр беләсезме?
Балалар: - Беләбез, беләбез.
1. Күз өчен яз яхшы, 
Авыз өчен көз яхшы.
2. Көз бай булма, яз бай бул
3. Яз сөрсәң, көз урырсың.   
4.Язгы көн көендерә,    
Көзге көн сөендерә.
5. Язның байлыгы – кояш,
Көзнең байлыгы – уңыш 
6.Яз яме чәчкә белән  
7. Язгы көн ел туйдыра.    
8 Язгы хезмәт – көзге хөрмәт  ...
Алып баручы: - Менә күрәсеңме, Кыш бабай, балалар никадәр мәкалләр беләләр.
Кыш бабай: - Менә хәзер карыйк әле ярышып
Бераз аркан тартышып. (аркан тартышалар Нәүрүз җиңә)
Әле минем көчем җитәрлек, булмаса биюдә карыйк ярышып. (бииләр.Кыш бабай
җиңелә)
Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым җиңелдем,
Эредем бит, эредем
Яз алдында хур булдым.
Вакыт җиткән икән шул,
Властьне тапшырыга.
Нәүрүз кызым, көчле, нык бул
Бу сабыйлар хакына!
(Нәүрүзнең кулын кысып, саубуллашып чыгып китә)
Алып баручы: - Кыш бабай киткәч ямансу булып китте әле.бәйрәмне дәвам итәбез.
Балалар башкаруында  Ә.Фәйзи көе “Яз җитә” җыры.
Нәүрүз: - Балалар, мин сезнең уйнарга яратканны белеп бер уен алып килдем.
Әйтегез әле, язны безгә нинди кошлар алып килә? (сыерчык, карлыгач, кара карга –лар һ.б.). Уен “Кошлар бәйрәме”- дип атала. (Берничә боҗраны идәнгә куеп) Менә бу сыерчык оялары, сез сыерчыклар. Көй уйнаганда кошлар очалар, туктагач ояла- рына керәләр.
Нәүрүз: - Балалар, яз көне бакча эшләре башлана. Кешеләр нәрсәләр утырта башлый-лар? (бәрәңге,суган,кишер һ.б.). Әйдәгез, без дә суган утыртабыз. Икенче уен “Кайсы команда җитез”- дип атала. (алдан әзерләнеп куелган тартмалар. Эчләренә кара мате риал  салынган.Материал астында яшел кыяклы суган яшерелгән.Бала санынча суган әзерләнгән.Балалар ике командага бүленәләр һәм алар чиләктән суган алып тартма янына йөгереп баралар да суганны тартмага салар. Суганны кайсы команда тизрәк утыртып бетерә. Уен берничә тапкыр уйналганнан соң яшел кыяклы суганны алып балаларга күрәтү) Кагыйдә: Суганны теләсә ничек түгел, рәтләргә утыртырга
“Чума үрдәк-чума каз ”татар халык көе яңгырый. Кулына кәрзин тотып әби керә.
Әби: - Исәнмесез, нәни дусларым! Күргәнемчә, сездә Нәүрүз бәйрәме икән! Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!Яз көне җиткәч каз-үрдәкләр йомырка сала башлый. Менә минем казым серле йомырка салган. (алтын  төсендә, папье -маше йомырка күрсәтә)  Мин аны сезгә бүләк итәм.
Алып баручы: - Әйдәгез балалар, әбигә рәхмәтебезне белдерәбез.
Балалар: - Зур рәхмәт әби!
Әби: - Ярый мин китим, казларымны ашатыр вакыт җитте. Сау булыгыз!
Алып баручы: - Чыннан да, йомырка бик серле күренә, нигәдер ярылып та киткән (йомырка эченнән кофетлар коела башлый). Балалар, бу серле конфетлар белән төркемнәрегезгә баргач сыйланырсыз.
Нәүрүз: - Шулай инде, яз җитүгә кош –кортлар да шатлана. Балалар, миңа икенче балалар бакчасына барыр вакыт җитте. Бәйрәмегез бик күңелле булды. Зур рәхмәт! Тик минем сезгә зур үтенечем бар.Табигатьне саклагыз, кошларны, бөҗәкләрне
рәнҗетмәгез! Сау булыгыз!
Алып баручы: - Сау булыгыз,  Нәүрүз!
Балалар  С.Сәйдәшеп көе“Килде яз”җырын башкаралар.
Алып баручы: - Шушының белән безнең бәйрәм ахырына якынлашты.Әйтегез әле, бүген безнең бакчада нинди бәйрәм булды? (Яз бәйрәме -Нәүрүз) Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Бесплатный архив номеров

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru

Ближайший номер 46 (362) выйдет
29 декабря 2024

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 45 (361) за 2024 год
Скачать Номер 44 (360) за 2024 год
Скачать Номер 43 (359) за 2024 год
Скачать Номер 42 (358) за 2024 год
Скачать Номер 41 (357) за 2024 год
Скачать Номер 40 (356) за 2024 год
Скачать Номер 39 (355) за 2024 год
Скачать Номер 38 (354) за 2024 год
Скачать Номер 37 (353) за 2024 год
Скачать Номер 36 (352) за 2024 год
Скачать Номер 35 (351) за 2024 год
Скачать Номер 34 (350) за 2024 год
Скачать Номер 33 (349) за 2024 год