Максат һәм бурычлар: *Габдулла Тукайның балачак еллары белән танышуны дәвам итү. *Габдулла Тукайның әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү. *Татарча матур һәм дөрес итеп сөйләшергә, татар телен яратырга, ихтирам итү тойгылары тәрбияләү.
Скачать полный конспект
Кошлар сайравы, тамчы тамган тавыш ишетелә, әкрен генә «Бәйрәм бүген» дигән җырның көе яңгырый. Матур дәртле көй. Балалар тыныч кына чыгып урындыкларга утыралар. Алып баручы: - Балалар әйтегез әле, елның кайсы вакыты хәзер? Балалар: Яз. Алып баручы: Әйе балалар, яз җитте, ишетәсезме тамчы тама, кояш көлә, көн җылы. Матур итеп кошлар сайрыйлар, яз килүгә шатланалар. Ә хәзер әйдәгез бергәләп «Яз җитә» җырын башкарыйк.(«Яз җитә» җыры башкарыла). Алып баручы. Әйе, балалар, яз айлары җитеп, кояш ныграк кыздыра башлагач, кошлар җылы яклардан кайтканда – апрель аенда без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. 1 слайд. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туган. Аның әтисе Мөхәммәтгариф мулла, әнисе Мәмдүдә абыстай улларына Габдулла дигән исем кушалар. Ләкин аңа бәхетле тормыш кичерергә язмаган, 5 айлык булганда әтисе, 4 яшьтә әнисе үлгән. 2 слайд. Габдулланы иптәшләре Апуш дип атаганнар. Кечкенә Апушка бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан-авылга, кулдан-кулга йөрергә туры килгән. 3 слайд. 9 яшкә кадәр Тукай Кырлай дигән авылда яшәгән. Кечкенә Апуш урман, болыннарда, су буйларында уйнап үскән. Авыл малайлары белән елгага балык тотарга йөргән. Ул табигатьне, туган авылын бик яраткан. Тукай кыска гына гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган. Ул балаларны яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны, хезмәтне яратырга өндәгән. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә киресенчә яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Тукай барлыгы 27 ел яшәп калган. Г.Тукай hәрвакыт безнең күңелдә.
Я әйтегез әле, балалар сез Габдулла Тукайның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез? (Балалар яраткан әсәрләренең исемнәрен атыйлар). 4 нче слайд. Балалар мин хәзер сезгә рәсемнәр күрсәтә барам, ә сез бу рәсем кайсы әсәрдәге вакыйгаларны тасвирлаганын әйтеп бирерсез? (Балалар әсәрнең исемен, андагы төп геройларны атыйлар: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Гали белән кәҗә”, Бала белән күбәләк”, “Кәҗә белән сарык”, “Кызыклы шәкерт” h.б.) Алып баручы. 2. Сачен тарап алтын тарак белән И бизәнә, ясана. Вә шуннан соң кинәт суга чума Нәрсә кала басмада? (Тарак) Дөрес, балалар. Ә хәзер мин сезгә «Су анасы» әкиятен сөйләп күрсәтәм (Слайдлар күрсәтеп «Су анасы» әкиятен сөйләү). Тукай үзенең әсәрләрендә балаларны эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга өндәгән. Ә хәзер, балалар, сезне тыңлыйк. Тукай абыегезның шигырләрен сөйли беләсез микән? 1 бала. Туган телне яттан сөйләп, Үсеп җиткәнбез шулай. Барлык татар балалары Ярата сине Тукай. 2 бала. Телсез идек, Тукай безне телле итте, Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. 3 бала. Тылсымлы шигырләреңне Укыйбыз кабат-кабат. Балачак хыялларыңа Бирәләр алар канат. 4 бала. Шүрәлеләр яшәгәнгә Ышанмый кемнәр генә? Су анасы әкият сөйли Серле җәй көннәрендә. Алып баручы. Балалар, кайсыгыз Габдулла Тукайның берәр әкиятен сөйләп күрсәтә? (Әкият сөйләү). А.Б. Безнең башка язучыларыбыз да Тукайга багышлап шигырләр иҗат иткәннәр. Шуларны тыңлап китик әле.
Тукай шигыре Әнием шигырь укыды Гали белән кәҗәне Тукай абыйның кәҗәсе Түгел икән кәҗәле. Минем кәҗә печән сөйми, Рәхмәт тә әйтә белми. Гел-гел үртәп алдап мине Киресен генә сөйли. Миңа Гали дә ошады. Юмарт ул, итагатьле Ә үзе бит булса булыр, Бары тик минем хәтле. Моннан ары мин акыллы, Гали шикелле булам. Бу шигырьдән соң кәҗәм дә Үзгәрмәсме дип торам.
А.Б. Табышмаклар да әйтеп китик әле, җавабын белерсез микән? 1. «Нәкъ кеше кебек үзе Маңгаенда бер мөгезе. Ә шулай да шаккатырга - Былтыр кысты! – дип кычкыра. Туганнарын чакыра. Кем ул?» (Шүрәле) 2. Кешенең якын дусты Йортның тугры сакчысы. Аннан гел игелек көт. Ә исеме ничек?» (Эт). «Кызыклы шәкерт» шигыре сәхнәләштерелә. 3. «Кем сакаллы булып туа?» «Гали белән кәҗә» шигыре. 4. Кәҗә белән сарык капчыгында ничә бүре башы булган?(Бер) 5. Туннарга киендерә, Җылыта, сөендерә Тоягы булла ярык, Исеме аның - ..(Сарык) «Кәҗә белән сарык» әкиятеннән өзек. А.Б. Балалар, без инде сезнең белән шигырләр дә сөйләдек, әкиятләр дә сөйләдек, табышмаклар да әйтештек. Кечкенә чактан ук Тукай абыегыз бик тә уйнарга яраткан. Сезнең кебек ул да дуслары белән качышлы да , куышлы да, әбәкле дә уйнаган. Ә иң яраткан “Түбәтәй” Һәм «Йозак» у еннарын без дә сезнең белән уйнап карарбыз. А.Б. Балалар, Г.Тукай бик моңлы бала булган, татар халык көйләрен яратып тыңлаган. Халкыбыз арасында яратып башкарыла торган «Туган тел» җырының сүзләрен иҗат иткән. Бергәләп җырны башкарыйк әле.
«Туган тел» җыры башкарыла. Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам
|