"Иң - матур сүз әнием! |
Занятия с детьми | |||||||
Автор: Наила Сагдиева | |||||||
02.09.2014 23:13 | |||||||
Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү. Татар халкының җырлары, мәкальләре аша, балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү: әниләрне, әбиләрне яратырга, хөрмәт итәргә, игелекле булып үсүләренә ирешү. Әниләре турында күбрәк белү, ишетү хәтерен үстерү. Санау күнекмәләрен, ике аяклап сикерүне ныгыту. Сүзлек: сөекле әни, оныклар. Җиһазлау: магнитофон, альбом, фотосүрәтләр, ромашкалар, фишка.
1. Тәрбияче: Балалар, безнең өчен бик-бик якын, кадерле кешеләр бар. Кемнәр икән алар? Балалар: Әти-әниләр, әби-бабайлар. Тәрбияче: Дөрес, әти-әниләрдән - әби-бабайлардан да якын кеше юк дөньяда. 26 нчы ноябрь, аналар көне дип игълан ителгән. Шуңа күрә дә, буген сезнең иң якын, иң сөекле дәү әниләрегез, әниләрегез турында сөйләшербез. Аларның эшләгән эшләре, иткән изгелекләрен әйтер – санап бетергесез. Безнең барыбызның да әниләребез бар, ә әниләребезнең әниләре сезгә кем була инде? Балалар: Дәү әни. Тәрбияче: Ә дәү әниләрегезгә сез кем буласыз? Балалар: Оныклар. Тәрбияче: Дәү әниләрегезнең иң зур шатлыклары сез – оныклар. Шуңа күрә дә сез аларны кадерләргә тиеш. Аларның кулларына игътибар иткәнегез бармы? Балалар: Бар. Тәрбияче: Нинди алар? Балалар: Җыерчыклы. Тәрбияче: Күп эшләгәнгә күрә ул кулларга җыерчыклар төшкән, ул куллар сезне дә, әниләрегезне дә карап үстергәннәр. Ул кулларны иркәләгез. Әйтегез әле, аларны ничек итеп, нинди эшләр белән сөендерергә мөмкин? Балалар: Дәү әни урамнан керсә, аңа чишенергә булышырга, башмакларын китереп бирергә, урынын җыярга булышырга, күзлеген табып бирергә, моңсу чакларында ягымлы сүзләр белән юатырга.
2. Тәрбияче: Әниләр, ә хәзер сезнең белән уйнап алырбыз, сез үз балаларыгызның, күз нурларыгызның тавышларын танырсыз микән? (Магнитофон тасмасына яздырып алынган балалар тавышы) Нияз: Әнием, бәгърем! Сиңа бәхет кенә телим. Мин сине беркайчан да борчымам! Алия И.: Әнием минем, алтыным минем! Мин сине бик-бик яратам. Син булганда миңа яшәве дә күңелле.
Альбина: Әнием, аппагым! Өебезнең яме син! Тәрбияче: Ә хәзер, киресенчә уйныйбыз. Үз әниләрегезнең тавышларын танырсызмы? (Магнитофон тасмасына яздырып алынган әниләр тавышы яңгырый) Тәрбияче: Бу кемнең әнисе? Кемгә эндәште? Бала: Бу минем әнием.
3. Тәрбияче: Балалар, менә монда чиста битле альбом. Әйдәгез, аны яраткан әниләребезнең фотосүрәтләре белән тутырабыз, әниләрегез турында сөйләп тә күрсәтерсез. Тәрбияче: Әйдә Гүзәл, синнән башлыйбыз. Гүзәл: Минем әниемнең исеме Гөлфия. Ул бу балалар бакчасында, тәрбияче булып эшли. Аны балалар Гөлфия Исхаковна диләр. Аңа 32 яшь. Ул җырлый да, бии дә, өйдә тәмле ашлар да пешерә. Минем әни иң яхшы әни. Нияз: Минем әнием дөньяда иң матур әни. Аның исеме Раида Наилевна. Аңа 30 яшь. Ул шәфкать туташы булып, больницада эшли. Мин әнием белән циркка, конөертларга йөрергә яратам. Алия И.: Ә минем әни, иң уңган әни. Аның пешергән әйберләренә телеңне йотарлык. Аның исеме Наилә Әхмәтгараевна. Ул училищеда бухгалтер булып эшли. Аңа 35 яшь. Айдар: Ә минем әнием белән кыш көне чангыда, чанада шуарга яратам. Минем әниемнең исеме Алсу, аңа 28 яшь. Ул кибеттә, кибетче булып эшли. Тәрбияче: Әниләрегез белән танышуны кич белән дәвам итәрбез. Фоторәсемнәрегезне генә чыгарып куегыз. Сезнең әниләрегез турында нинди матур алҗбом-китап килеп чыкты.
4. Тәрбияче: Балалар, кайсыгыз әниләрегез турында күбрәк иркәләү сүзләре белә? Чәчәктән, чәчәккә сикереп әйтәсез. (Йомшак итеп, җылы итеп әйтү). (4 бала иркә сүз әйтә, 4 бала саный) ООООО – кая туктала фишка куям. Балалар: Аппагым, әнием бәгърем, кадерлем, алтыным, кояшым, гөлем, сөеклем, җимешем, назлы гөлем, хөрмәм, алмам, сандугачым, карлыгачым, күктәге йолдызым, кыйгач кашым, алмакаем, асыл ташым, күз-нурым, асыл-кошым, былбылым. Тәрбияче: Күпме иркәләү, назлау сүзләре беләсез икән. Бу сүзләрне ешрак кабатласагыз сезне өйдә дә, бакчада да бик яратырлар.
5. Тәрбияче: Ә сез әниләрегезне хөрмәт итә торган нинди матур мәкальләр беләсез әле?
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар.
6. Тәрбияче: Хәзер ике гаиләдә булган хәлне тыңларсыз. Кайсы бала сезгә ошады һәм ни өчен? (Магнитофон тасмасына язып алынган). 1. Әни: Базарга чыккан идем. Уф! Бигрәк арыдым, аякларым калмады. Малай: Әни, әни, миңа нәрсә алып кайттың? Шоколад алдыңмы? 2. Әни: Базарда бигрәк халык күп икән, йөри-йөри арып беттем, аякларым сызлый башлады. Малай: Әнием, арыдыңмы? Бар бераз ятып тор, ә мин чәй куярмын. Тәрбияче: Ягез, балалар, ни уйлыйсыз. Балалар: 1нче малай дөрес эшләмәгән, әнине нәрсә алып кайттың дип каршы алырга ярамый. 2нче малай әнисен ярата. Тәрбияче: Бу очракта сез нәрсә эшләр идегез? Балалар: Мин чишенергә булышыр идем. Мин әйберләрен урнаштырырга булышыр идем. Әниемә җылы башмакларын бирер идем. Тәрбияче: Шундый тәрбияле булсагыз әниләрегез бик бәхетле булырлар.
7. Кадерле кунаклар, кадерле балалар, безнең һәрберебезнең дә яраткан әниләребез бар, әйдәгез бергәләшеп сөекле әниләребез турында җыр җырлап алыйк.
Сөекле әниемнең Борчыгандыр җанын Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам юаткан Иркәләп уяткан Әниемнең җылы кочагы.
Давыллы көннәрдә, Ышаклы җилләрдән, Күкрәгенә кыскан, кем тагы?
Кадерләп үстергән, Яшәргә көч биргән, Әниемнең җылы кочагы.
|